Авыл хуҗалыгы җәмгыятьләрендә икенче икмәк – бәрәңге җыю башланды. Билгеле, әлеге күмәк эштән мәктәп укучылары да читтә калмый. Балтач урта мәктәбе директоры Гөлчәчәк Гыйләҗева белдерүенчә, бу чорда укучылар үзләренә хезмәт хакы эшләүдән тыш, мәктәпкә ел буена җитәрлек бәрәңге запасы да туплый. Әмма хәзер бәрәңгегә чыгу өчен шактый гана таләпләрне үтәү сорала. Хезмәт килешүе буенча 14-16 яшьлек мәктәп укучылары иң элек медосмотр, инструктаж үтәргә тиеш.
Гөлзидә Газизуллина
...
Читать дальше »
|
Кукмара һәм Балтач районнары буенча күзәтчелек бүлеге кисәтә
Язгы-җәйге чорда янгын чыгу куркынычы арту сәбәпле, авыл җирлеге башлыкларына, авыл хуҗалыгы предприятиеләренә һәм оешмаларга, шәхси эшмәкәрләргә һәм гражданнарга учаклар ягу, камыл, корыган үлән һәм чүп яндыру, янгын куркынычы тудырган эшләр башкару тыела. Бу таләпләрне бозучыларга карата закон нигезендә максималь административ җаваплылык каралган: гражданнарны 2-4 мең сум, вазыйфаи затларны – 15-30 мең сум, юридик затларны 400-500 мең сум административ штрафлар көтә. Чыганак: "Хезмәт даны" |
Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе һава торышының бозылуы турында кисәтү хәбәре таратты.
Министрлыктан Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсенә сылтама белән 13 гыйнварда һава температурасының 26-31 градуска кадәр салкынайтуын җиткерәләр. Кайбер районнарда томан төшә, күз күреме 500 метрдан да кимрәк булачак.
14 гыйнварга каршы төндә кар, юеш кар явачак. Урыны белән буран чыгуы да мөмкин, юлларда бозлавык, кар көртләре саклана. Көньяк-көнчыгыштан, көньяктан искән җилнең секундына 17-22 метрга җитеп көчәюе фараз кылына. ... Читать дальше » |
Татарстан урманчылыкларында яңа ел алдыннан һәр төп чыршы-нарат җитди күзәтү астында булачак
Яңа елның төп бизәге булган ылыслы агачларны кисү һәм чыгару аукционда җиңү яулаган урман хуҗалыкларына сату-алу килешүләре буенча гына башкарыла, дип хәбәр иттеләр ТР Урман хуҗалыгы министрлыгыннан. Республиканың чыршы базарына 18493 данә урман гүзәле, 54 тонна чыршы ботаклары чыгарыла. Ылыслы агачлар 250-300 сум тора. http://intertat.ru |
Г.Тукай исемендәге татар филармониясе янындагы паркта Илһам Шакиров һәм Әлфия Авзалова хөрмәтенә чыршы агачлары утыртылды. Чарада алар үзләре дә катнашты. Татарның мәшһүр Россиянең һәм Татарстанның халык артисты, Г.Тукай премиясе лауреаты Илһам ага Шакиров һәм Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты, Г.Тукай премиясе лауреаты Әлфия апа Авзалова исеменнән агачларны бер төркем филармония артистлары утырты. Әлеге истәлекле чарада татарның легендар шәхесләре шәхсән үзләре дә катнашты.җырчылары аллеясына нәкъ бу көздә нигез салу очраклы түгел.
Филармониянең җитәкчесе Кәдим Нуруллин белдергәнчә, татар дәүләт филармониясенә Г.Тукай исеме бирелүгә 70 ел тула. Бу проект шул хөрмәттән оештырыла һәм татар ... Читать дальше » |
Зур Сәрдек җирлегендә эшләүче барлык мәдәният хезмәткәрләре, җирлек башлыгы Фәнис Фәттахов белән берлектә, Кара Елга авылы янындагы үзәнлеккә мең төп нарат үсентесе утырттылар. Рәмзия Хөсәенова ... Читать дальше » |
Күпмедер еллар элек үзәк газеталарның берсендә бетеп килгән эчкәре авыл турында язма укыган идем. Анда инде карчыклар гына яшәп калган. Шунысы кызык: барысы да озын гомерлеләр: яшьләре туксаннан арткан. Авылда медпункт та юк. Карчыклар дару үләннәре кулланалар икән. “Кайсы әгъзам авыртса да, ромашканы төнәтеп эчәм”,- дип сөйләгән журналистка бер әби.
...
Читать дальше »
|