Сәлам Сезгә, Гость | Теркәлү | RSS | Керү
Җирем - иркен, илем - киң, Горур йөрергә мөмкин, имичә башны түбән... Чөнки, кайда булсам да, матурлык минем белән! /Мөдәррис Әгъләмов/
Татлы булса һавалары, Ләззәтле булса җиле, Шифалы булса сулары, Ул - минем туган илем. /Р.Вәлиева/
Һәрбер чишмәң синең көй чыгара, Һәр инешең җырга әйләнгән. Үләндәге һәрбер чык тамчысы Әверелә нурлы сәйләнгә./Р.Харис/
И торган җир, газиз әнкәм җире, Әткәм иле, дуслар кочагы! Тик син якын итсәң, битләремнән үпсәң, Балкып яначакмын мин тагы…/Э.Шәрифуллина/
Читтә йөргән чакта, сагындырып, Керер өчен төнлә төшенә, Зәңгәр таңлы, биек аяз күкле Туган ягы кирәк кешегә. /Ф.Яруллин/